Казанда автобус шоферы һәм иномарка йөртүченең сугышуы видеога эләккән

Ике ир бәхәсе кичә Мәскәү базары тирәсендә килеп чыккан.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Казанда Мәскәү базары янында автобус шоферы һәм иномарка йөртүченең сугышуы видеога эләккән.Социаль челтәрдә урнаштырылган роликта ике ир-атның сугышуы күренеп тора. Бу хәлнең шаһитлары хәбәр иткәнчә, «Опель» йөртүчесен һәм кызыл автобус шоферын пассажирлар һәм кондуктор аерырга тырышкан.Ир-атлар нәрсә бүлешә алмаган - билгесез. Узган ялларда автобус йөртүчеләрнең социаль челтәрләрдә ролик геройлары булган икенче очрагы бу. «Татар-информ» элек узган шимбәдә Горький шоссесындагы җәмәгать транспорты тукталышында автобус йөртүче һәм пассажир арасында низаг чыкканлыгын хәбәр иткән иде.