Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган

Егетнең югалуы турында 10 февральдә хәбәр ителгән иде.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елга төбеннән табылды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан  дәүләт идарәсеннән.

Элегрәк "Татар-информ" Мишә елгасы буенда егетнең курткасы һәм телефоны табылу турында хәбәр иткән иде. Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылды.

Кичә Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга төбендә 1,5 мең кв.м. мәйданда эзләү эшләре алып барды. Егетнең гәүдәсе, су төбеннән алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.