Агымдагы елда ике яшүсмер үз-үзенә кул салган

Республикада бу өлкәдә хәлләр әлегә контрольдә тотарлык - Азат Хөсәинов.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2013 елда Татарстанда үз-үзенә кул салган балалар һәм яшүсмерләр саны 18, 2014 елда 23, 2015 елда 16, 2016 елда 13 булган. Агымдагы елда шундый 2 очрак теркәлгән. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәинов хәбәр итте.

“Гомумән алганда, республикада бу өлкәдә хәлләр әлегә контрольдә тотарлык. Әмма без җиңел суларга тиеш түгел”, - диде ул.

Компьютерлар, смартфоннар тәэсире нәтиҗәсендә яшүсмерләр, еш кына кирәкмәгән мәгълүматлардан сакланылмый.

“Кайбер интернет сайтларның эшчәнлеген туктату буенча кыенлыклар бар. Аларны ачыклый торган үзәкләштерелгән система да юк. Андый төркемнәрне ачыклап утыру исә бик күп вакыт таләп итә”, - ди хокук саклау органы вәкиле.

Мондый сайтларны ачыклау максатыннан, Татарстан прокуратурасы тарафыннан 2015 елда ук мәгълүмати-аналитик комплекс булдырылган. Ул интернетта хокук бозуларга каршы тору системасы дип атала һәм реаль вакытта тыелган контентны ачыкларга, Роскомнадзорга юлларга һәм кирәк булган очракта, судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә.

Хәзергә система 13 юнәлештә эшли. Болар: наркотиклар, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, балалар порнографиясе, экстремизм, интим хезмәтләр күрсәтү һәм порнография, ялган документлар ясау, законсыз рәвештә корал, дарулар, алкоголь сату, банк карталары белән мошенниклык итү, броконьерлык.

“Эш барышы дәвамында, наркотикларга кагылышлы тыелган мәгълүмат билгеләре белән 13 мең 34 интернет бит табылган. Моннан тыш, экстремизмга кагылышлы 12 мең бит, суицидка кагылышлы 7 мең 734, балалар порнографиясенә кагылышлы 3 мең интернет бит булуы ачыкланган. Әлеге битләрнең эшчәнлеген туктату өчен мәгълүматлар тиешле органнарга җиткерелгән”, - диде Азат Хөсәенов.

Наркотикларга кагылышлы 2 мең интернет бит, экстремизм билгеләре булган 60 бит, суицидка бәйле 1560 бит, балалар порнографиясенә бәйле 594 бит эшчәнлеген тутктатырга тиеш дигән нәтиҗә ясалган.

Тыелган мәгълүмат урнаштырылган сайтның эшчәнлеген туктатуда теләсә кем ярдәм итә алачак. Шул максаттан системада яңа функция булдырылган. Моның өчен шикле тыелган сайтның сылтамасын гына юлларга кирәк.