Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан үлгән хатын-кызларның туганнарының кайгысын уртаклашабыз», — диде спикер.

Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган. Вирусны патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләгәннәр.

Республикада ковидтан барлыгы 218 үлем очрагы теркәлгән.