Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә аеруча зур күләмдә наркотик саклаган ир-атны хөкем иткәннәр
Әлмәт кешесендә 1,6 кг киндер тапканнар.
(Әлмәт, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә законсыз рәвештә наркотиклар саклаган өчен 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тикшерүчеләр 2019 елның августында ир-атның Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел кыргый киндер җыюын ачыклаган. Үсемлекне ул капчыкка төреп, өенә алып киткән. Наркотикларның бер өлешен ул шунда ук кулланган. Калган өлешен фатирында саклаган.
Бераздан бу хакта полиция хезмәткәрләренә билгеле була. Тентү вакытында алар тыелган матдә табып ала. Алынган наркотик матдәнең гомуми күләме 1,6 килограммнан артык тәшкил иткән.
Тоткарланучыга каршы «зур күләмдәге наркотик матдәсен законсыз сатып алу, саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Суд аны дүрт елга сынау срогы белән өч ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз