Ростовтан Мәскәүгә оча торган самолет Волгоградка төшеп утырырга мәҗбүр булган

Һава судносы җәнҗалчы аркасында тукталыш ясаган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). “Победа” авиакомпаниясенең Ростовтан Мәскәүгә оча торган һава судносы җәнҗалчы аркасында Волгоградка төшеп утырырга мәҗбүр булган, дип җиткерә RT.

Самолет бортындагы пассажирның үз-үзен тоту кагыйдәләрен бозуы аркасында самолет мәҗбүри тукталыш ясаган. Язмада хәбәр ителгәнчә, Волгоградта полицейскийлар гауга чыгарган пассажирны әйберләреннән башка гына борттан төшергәннәр .