Волынец Моргенштерн концертларының балаларга нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлатты

Психикасы әле формалаша гына башлаган балаларга мондый иҗат бик тә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип искәртте Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Рэпер Моргенштерн үз җырларында бозыклык, наркотиклар һәм җиңел табышны пропагандалый. Психикасы әле формалаша гына башлаган балаларга мондый иҗат бик тә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

«Моргенштерн иҗатына экспертиза үткәрелде инде. Аның җырларында наркотикларны пропагандалау бар икәнлеге расланган. Рэперның концертларында яшь чикләве 18+ булуга да карамастан, миңа тамашага килгән һәркемнең документларын техник яктан ничек тикшерүләре аңлашылып бетми», — диде балалар омбудсмены.

«Өстәвенә, бозыклык, көчләү һәм эчкечелек үзенә күрә бер „текәлек“ буларак тәкъдим ителә. Аның җырларында шулай ук җиңел юл белән килгән хезмәт хакы да пропагандалана. Һәр баланың артында олы кеше торырга тиеш. Ул аның әти-әнисе булса бик әйбәт. Әгәр элемтә җайга салынмаган икән, ул нәкъ менә шушы башкаручыларның берсе булуы ихтимал. Ул чагында аларның һәр сүзе хакыйкать буларак кабул ителергә мөмкин», — диде Волынец.

Аның фикеренчә, инде 18 яше тулган егет яки кызда да комплекслар барлыкка килергә, ул үзен эше уңмый торган кешегә саный башларга мөмкин, чөнки аның Моргенштерн җырларында телгә алынган зур акчалары юк. Бу да бик куркыныч һәм ул җинаятькә этәрергә мөмкин, дип өстәде балалар омбудсмены.