Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер малайны бәрдергән

Бала имгәнгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә, көндезге өчләр тирәсендә Ильич урамында «Мерседес МЛ-350» машинасы сулга борылганда, «зебра» аша чыккан сигез яшьлек малайга юл бирми.

Машина астына эләккән бала имгәнгән.