Юл һәлакәтенә эләккән "Камаз" автомашинасын йөртүче вафат булган

Фаҗига Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 43нче чакрымында була.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Зәй тирәсендә юл һәлакәтенә эләккән "Камаз" автомашинасын йөртүче хастаханәдә вафат булган, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗ".

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 43нче чакрымында була. Анда "МАЗ" һәм "Камаз" йөк машиналарын йөртүчеләр зыян күрә. “МАЗ” руль артында утырган 38 яшьлек ир авыр хәлдә. Ул баш сөяге-ми җәрәхате белән Зәй үзәк район хастаханәсендә аңсыз ята. Шулай ук бу хастаханәгә төрле имгәнүләр белән 21 яшьлек "Камаз" шоферы китерелгән иде.