Казанда тоткарланган ир-атны кыйнаган полиция бүлеге башлыгы хөкем итәләр

Илдар Вафин үз гаебен танымаган, тикшерү вакытында ул өй арестында була.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция бүлегенең элеккеге башлыгы тоткарланган ир-атны бәдрәфкә алып кереп кыйнаган өчен хөкем ителәчәк. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, 2020 елның март уртасында «Восход» полиция бүлеге башлыгы Илдар Вафин берничә җинаятьтә шикләнелә торган ир-атны коридорда күргән. Вафин аны хезмәткәрләр бәдрәфенә алып кереп, каты итеп кыйнаган һәм битенә төкергән.

Полиция бүлегенең элеккеге башлыгына карата «Көч кулланып һәм янап вазифаи вәкаләтләрне арттыру» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Илдар Вафин үз гаебен танымаган, тикшерү вакытында ул өй арестында булачак.

Эш судка җибәрелгән.