Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта яшәүче ир-ат куертылган сөт банкасы белән сугып, кызының башын имгәткән
Нурлат шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек әти кешегә «газаплау» һәм «балигъ балмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда әта кеше буш банка белән сугып, кызының башын ярган. Кыз бала бер банка куертылган сөт ашап бетергән булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү фаразлавынча, Нурлатта яшәүче 44 яшьлек ир-ат ун яшьлек кызын кыйнап торган. Май аенда ир-ат үзе сатып алган куертылган сөтне кызы ашап бетерүен белеп алган. Ачуы чыккан ир-ат банканы балага ыргытып бәргән һәм башына тидергән.
Ата кешегә карата «газаплау» һәм «балигъ балмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз