Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында янгын чыккан фермадан 200 сыерны коткарганнар
Янгын су җылыту өчен кулланыла торган мичнең кызуы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Кукмара районында янгын чыккан фермадан 200 сыерны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Үрәсбаш авылында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.
Урынга 117нче янгын-коткару часте һәм «Түбән Үрәс» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре юл тоткан. Моннан тыш, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы инициативасы белән аларга ярдәмгә су тутыру өчен чаннар куелган ике трактор да җибәргәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәндә ялкын сөт блогының түбәсенә күчкән, утның сыер абзарының түбәсенә дә күчү куркынычы була.
Ферма хезмәткәрләре 200 баш сыерны ачык абзарга чыгарган.
19.35 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын су җылыту өчен кулланыла торган мичнең кызуы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз