Яшел Үзән районында яшәүче мошенникларга 200 мең сум чамасы акчасын күчергән

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Телефон аферистлары Яшел Үзән районында яшәүчене алдап, 200 мең сум чамасы акчасын алганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Бер егет 53 яшьлек хатын-кызга  шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул хатын-кызның кредит картасыннан билгесез кеше акча алырга теләвен хәбәр иткән. Аннары бу хатын-кызга бер кыз шалтыраткан, янәсе шул ук банкның хезмәткәре. Ул акчаларны саклап калу өчен, резерв хисабына күчерергә тәкъдим иткән», – дип сөйләделәр полициядә.Нәтиҗәдә хатын-кыз күрсәтелгән реквезитлар буенча 197 мең сум акча күчергән. Полицейскийлар мошенникларның телефон номерлары Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлүен ачыклаган.