Татарстанда полицейскийлар урланган һәр икенче автомобильне таба

2019 ел башыннан урланган 69 автомобильнең 30ы хуҗаларына кире кайтарылган.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда полицейскийлар урланган һәр икенче диярлек автомобильне таба. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең автомототранспортны урлау һәм куып китү җинаятьләрен ачу бүлеге башлыгы Җәвид Гасанов хәбәр итте.«2019 ел башыннан республикада 69 автомобиль урлау һәм куып китү очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта җинаятьләрне ачу 50 процентка якын тәшкил итте», – диде Җәвид Гасанов.Гасанов билгеләп үткәнчә, куып китү һәм урлау җинаятьләренең гомуми санының өчтән бере Казанда була.Полицейскийлар автомобиль хуҗаларына уяу булырга, машиналарны ачык калдырмаска, кабызу ачкычын кием кесәләрендә йөртмәскә, автомобильне сигнализация белән җиһазларга һәм аны төнгә саклана торган урыннарда калдырырга кирәклеген җиткерә.