Казанда машина таптаган җиде яшьлек малайның аягы сынган

Авария кичә иртән Ямашев проспектындагы 48нче йорт ишегалдында булган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиде яшьлек малайны машина бәрдергән. Нәтиҗәдә, бала аягын сындырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртәнге уннар тирәсендә Ямашев проспектындагы 48нче йорт ишегалдында «Хендэ» автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 7 яшьлек малайны таптаткан.

Нәтиҗәдә, бала аягын имгәткән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары малайның сул аягы сынуын раслаган.