Казанда туктап торган машина тирәсендә асфальтны тулысынча куптарып алганнар

Бу хәл Чистай урамында булган.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Казанда туктап торган чит ил машинасы тирәсендәге асфальтны куптарып алганнар. Әлеге хәл булган урында төшерелгән кадрлар социаль челтәрдә урнаштырылган.

Чистай урамында эшчеләр юлларны төзекләндергәндә асфальтны тулысынча куптарып алган. Алар “Киа” машинасы астында гына асфальт катламын калдырган.