news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, Санкт-Петербургта чикләүләр катгыйланды

Соңгы тәүлектә Россиядә 14 723 кешедә коронавиурс ачыкланган.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов Төньяк башкалада карантин чараларын катгыйландыру турындагы карарны имзалады. Мондый карар бөтен ил буенча авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителде. Бу хакта мәгълүмат шәһәр администрациясе сайтында чыкты.

17 июньнән шәһәр сәүдә үзәкләрендә кибетләр территориясендә фуд-кортлар, балалар бүлмәләре һәм башка күңел ачу объектлары эшен вакытлыча туктатып торалар.

Җәмәгать туклануы оешмалары 2:00–6:00 сәгатьләрдә генә эшләячәк, әмма ризыкны бары тик чыгарып кына бирәчәк. Кинотеатр залларын тамашачылар белән тутыру 75 проценттан 50 процентка кимиячәк.

Күмәк чараларда катнашучылар саны 3 мең кешедән артмаска тиеш. Шуңа бәйле рәвештә гомуми белем бирү мәктәпләренең иң яхшы чыгарылыш укучылары өчен «Медалистлар баллы» киңкүләмле бәйрәме булмаячак.

Шулай ук 14 июньнән футбол буенча Европа чемпионаты фан-зоналары җанатарлары битлек кияргә, санитар нормаларын үтәргә тиеш.

Соңгы тәүлектә Россиядә 14 723 кешедә коронавиурс ачыкланган. Илдә барлыгы 5 208 687 чир йоктыру очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100