Казанда юл һәлакәтеннән соң көмәнле хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр

Каты бәрелешүдән соң ике автомобильнең дә алгы өлеше шактый җимерелгән.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Кичә «Южный» сәүдә үзәгеннән ерак түгел ике автомобиль бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике автомобильнең дә алгы өлеше шактый җимерелгән.

Чит ил машинасы белән идарә иткән көмәнле хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булган, аны юл-транспорт һәлакәте урыннан ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. «Лада» автомобиле идарә иткән ир-ат җитди имгәнмәгән, хастаханәгә барудан баш тарткан.