Казанның Совет районында машиналар бәрелешкән һәлакәт видеосы барлыкка килде

Башкаланың Себер трактында кимендә 5 машина бәрелешкән.
(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). “Татар-информ” карамагында Казанның Совет районында машиналар бәрелешкән һәлакәт видеосы барлыкка килде.Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген иртән Себер трактында "домино” принцибы белән кимендә 5 машина бәрелешкән. Барлык транспорт чаралары кузовлары җитди зыян күргән.Һәлакәт аркасында әлеге урында хәрәкәт кыенлашкан. Башка машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәте булган урынны трамвай юллары буйлап әйләнеп узарга туры килә.