Казанда бакчачылык ширкәтендә бер ир-ат янып үлгән, икенчесен хастаханәгә озатканнар

Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Казанда бүген төнлә 60 яшьлек ир-ат янып үлгән, икенчесен, тән җәрәхәтләре белән, хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын “Рассвет” бакчачылык ширкәтендә бишенче аллеяда 64 һәм 65нче кишәрлекләрдә чыккан, ике берәр катлы бакча йорты янган. Гомуми янган мәйдан 54 квадрат метр. Янгын калдыкларын актарганда, 60 яшьлек ир-атның янган гәүдәсенә тап булганнар. Янгында шулай ук 35 яшьлек ир-ат зыян күргән, ул Казан хастаханәсенә икенче, өченче дәрәҗәдә пешү җәрәхәтләре белән озатылган.

Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.