news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-ат һәм Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат вафат булган.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-атны Әлмәтнең резервтагы госспиталенә китергәннәр. Ир-атта ике яклы пневмонияния булуы ачыкланган. «Пациентның хәле бик авыр дип бәяләнгән. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә анда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», диелгән ведомство хәбәрендә.

Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат 7нче клиник хастаханә базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Анда коронавирус инфекциясе, пневмонияниянең авыр формасы булуы ачыкланган. Пациентның үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны барлыгы 59 кеше булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100