news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән

17 яшьлек яшүсмернең мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән. Авария Химиклар проспекты 58 нче йорт каршында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Chevrolet автомобиле һәм Honda мотоциклы бәрелешкән. 17 яшьлек яшүсмернең мотоцикл йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Авария нәтиҗәсендә, яшүсмерне хастаханәгә илтәләр.

ЮХИДИ мотоцикл һәм скутерда йөрүнең аеруча куркыныч булуын искәртә, чөнки аларда пассив куркынычсызлык чаралары юк һәм шул ук вакытта алар югары тизлеккә ия.

Мотоцикл сатып алыр алдыннан булачак шофер юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә, хокук алырга һәм саклагыч экипировкасы алырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да хөрмәт белән карарга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100