Банкка бурычы булган ир-ат Казан үзәгендәге бер банк бүлекчәсен шартлату белән янаган

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бинаны тикшерә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан мәгълүм булганча, Казан үзәгендәге бер банк бүлекчәсенә һөҗүм итү турында янау килгән.

Чаллыда туып-үскән ир банк хезмәткәрләрен атып, бинаны шартлату белән яный.

Әлеге банк бүлекчәсе ябык булган, эчендә беркем дә булмаган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бинаны тикшерә.