Татарстанда битлек-перчатка режимын бозган 1,5 меңгә якын кешене штрафка тартканнар

Татарстанлылар урамда, кибетләрдә, транспортта һәм башка җәмәгать урыннарында саклану чараларын кияргә тиеш.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда җәмәгать урыннарында битлек-перчатка режимын бозган өчен 763 кеше штрафка тартылган, барлыгы исә 1,5 меңгә якын татарстанлы штраф алган. 13 майга булган мәгълүматны онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

«Кичә (13 май — Т-и иск.) тәүлек эчендә җәмәгать урыннарында битлекләре булмау сәбәпле, 763 кешегә административ материаллар төзелде. Сәүдә үзәкләренә һәм кибетләргә килүчеләр кибеттә булганда билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен — 483 кешегә, транспортта булган вакытта билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен 188 кешегә беркетмә төзелде», - диде Галимова.

Моннан тыш, законнарны бозган өчен 60 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган.

«Бу ике як өчен дә уртак эш, хезмәт күрсәтүчеләр дә вазгыятьнең мөһимлеген аңларга һәм үз дәрәҗәсендә саклану чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Бу хезмәт күрсәтүчеләрнең социаль җаваплылык бурычы», - дип өстәде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында, таксида, кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш, дип хәбәр иткән иде. АЗС, парк, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йорт подъездларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда битлек яки респираторларны гына кияргә ярый, әмма, һичшиксез, аларны кияргә кирәк. Карарны бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.