Сабада бер йөртүченең 20 беркетмә буенча штрафы түләнмәве ачыкланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең электрон яки йорт адресларына штраф квитанцияләре килгән очракта түләүне сузмаска кирәклеге турында искәртә.

(Саба, 14 май, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабаның Колгали урамында ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре катнашында «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бер йөртүченең 20 беркетмә буенча түләнмәгән штрафы барлыгы ачыкланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 7 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның берсенең автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителә торып, руль артына утыруы ачыкланды. ОСАГО килешүенең срогы чыккан килеш йөргәне өчен 4, иминлек каешын эләктермәгән өчен 2 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш үзизоляция режимын бозган 3 йөртүчегә беркетмә төзелде.

«Тоннель» операциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләмичә йөрүчеләрне дә ачыклый. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең электрон яки йорт адресларына штраф квитанцияләре килгән очракта түләүне сузмаска кирәклеге турында искәртә.