Азнакайда мунчада чыккан янгын йортка күчкән

Янгын мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан.
(Азнакай, 14 май, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). 12 майда кичке якта Азнакай районы Мәнәвез авылында мунча яна. Аннары ут янәшәдәге торак йортка да күчә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Янгын мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан.Бу арада көннәр кызу торганлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән аеруча сак булырга чакыра.