Язгы айларда Казанда 3 бала юл-транспорт һәлакәте корбаны булган

Мәктәп каникулларында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны арта
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 4 аенда 38 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән һәм 39ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Бу саннар узган елның шул чоры күрсәткечләренә туры килә диярлек. Юл һәлакәтләрендә зыян күрүче балалар саны гына бер кешегә арткан. Бу мәгълүматларны бүген Казанның Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ җитәкчесе Юрий Абызов матбугат конференциясендә белдерде.
Аның сүзләренчә, җәен кагыйдә буларак, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны арта, чөнки балалар күп вакытларын олылардан башка урамда үткәрә.
Юрий Абызов шулай ук май ае башында 2 һәлакәттә булуын һәм анда 2 баланың гомере өзелүен билгеләп үтте. Соңгы фаҗигале хәл 12 майда булды. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 9 яшьлек кызның гомере өзелде. Искә төшереп үтәбез, бу агымдагы елда юл һәлакәте корбаны булган өченче бала.
16 апрельдә булган юл-транспорт һәлакәте дә фаҗигале төстә тәмамлана. Бу быел велосипедта йөрүче бала катнашындагы булган беренче очрак. 15,5 яшьлек бу малай республиканың Менделеевски районыннан Казанга әтисе янына килгән булган. 21.30 сәгатьтә яшүсмер Җиңү проспекты ягыннан Мамадыш тракты буенча барган. Шул вакыт бала белән бер юнәлештә баручы 1990 елгы егет идарәсендәге “ВАЗ-21130” автомобиле велосипедчыны бәрдергән.
Яшүсмерне бәрдергән егетнең машина йөртү стажы бары тик 4 ай гына булган. Юл-транспорт һәлакәте караңгы вакытта булган, юлның бу участогы яктыртылмаган булган. Әлегә һәлакәттә гаепләнүче ачыкланмаган.
Икенче фаҗигале хәл 8 майда булган. 22.55 сәгатьтә 1987 елгы егет идарәсендәге “Опель-Астра” автомобиле Достоевский урамы буенча барганда җәяүлегә юл бирмәгән һәм 2002 елгы малайны бәрдергән.
Һәлакәт вакытында бала юлда әнисе белән булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Автомобиль хуҗасының машина йөртү стажы 2 ел тәшкил иткән.
12 майда 20.20 сәгатьтә 22 яшьлек казанлы идарәсендәге “Форд-Фокус” автомобиле Сахаров урамы буенча барганда якынча мәгълүматлар буенча тизлеген арттырган һәм тиешсез урында юл аша чыккан 1999 елгы кызны бәрдергән.
Шул вакытта бала 31 маршрут “НЕФАЗ” автобусының арткы көпчәге астына килеп төшкән. Автобус белән 1956 елгы ир-ат идарә иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
“Форд-Фокус” автомобиле йөртүченең стажы 1 ел тәшкил итә. Бу гражданин 2008 елда 6 тапкыр, ә 2009 елда каршы як полосага чыккан өчен бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
“Дәүләт автоинспекциясен билгеләнгән тенденцияләр җитди борчуга сала”, - диде Юрий Абызов. Өч очракта да балаларны 18 яшьтән 22 яшькәчә булган яшьләр бәрдергән, машина йөртү стажлары да 4 айдан алып 2 елга кадәр генә тәшкил итә.
“Бу һәлакәтләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыгуына шик юк. Ике юл-транспорт һәлакәтендә автомобильләрнең ян тәрәзәләре тулысынча каралтылган булуын да билгеләп үтәргә кирәк”, - дип аңлатып үтте Юрий Абызов.
Моннан тыш, Мамадыш трактында ясалма яктырту уты булмаган. Машина йөртүче велосипедчы малайны соң гына күреп алган.
“Шулай ук яшь йөртүчеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуның тагын бер сәбәбен билгеләп үтү артык булмас, ул үз-үзеңә нык ышанганлык һәм зур тизлектә йөреп масаю. Әмма кызганычка каршы, күңелсез статистика ел саен юл һәркемнән игътибар, хөрмәт, җаваплылык таләп итүен һәм ул үз-үзеңә нык ышанганлыкны, хаталарны гафу итмәвен исбатлый”, - дип тәмамлады Казанның Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ җитәкчесе.