news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар

Шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.

Чаллыда боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда Тукай исемендәге яр буе янында боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.

Зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары килгәндә елгада кеше булмаган.

Ачыкланганча, 13 яшьлек кыз боз астына төшеп киткән. Баланы судан ярга чыгарганнар, ә аннары өенә кайтарганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100