420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 14 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда бер эшче субай кагу машинасы астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарыннан хәбәр иттеләр.
47 яшьлек ир-атның мәетен кичә төзелеш мәйданчыгындагы нигез чокырында туганы табып алган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, эшче субай кагу машинасы астында кысылып калган.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.