Татарстанда автоинспекторлар җәяүлене бәрдергән йөк машинасы шоферын тоткарлаган

Үлем һәлакәте булган урыныннан качкан автомобиль хуҗасын видеофиксация системалары буенча табып алалар.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда автоинспекторлар җәяүлене бәрдергән йөк машинасы шоферын тоткарлаган. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.«Кичә Алабуга – Ижевск трассасының 28нче чакрымында автомобиль юл читеннән барган 38 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, ә машина йөртүче качкан», – дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.Авария урынында полицейскийлар ян көзге кыйпылчыкларын тапкан. Видеофиксация комплекслары ярдәмендә М7 трассасында көзге ватылган «ГАЗон Next» йөк автомобиле хәрәкәте теркәлгән. Машина йөртүчене автомобиль юлының 829нчы километрында тоткарлыйлар.Машина йөртүче үз гаебен таный. Хәзерге вакытта ир-атка административ материал төзелгән. Ул тоткарланган һәм полиция бүлегенә китерелгән.