Казанда автобус катнашында булган юл һәлакәтендә 12 кеше зыян күргән, шул исәптән өч бала

10 кеше, шул исәтәптә ике бала тикшерү узганнан һәм ярдәм күрсәтелгәннән соң өйләренә җибәрелгән

  (Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бүген Авиатөзелеш районында 62 нче маршрут автобусы ут баганасына бәрелгәч, 12 кеше хастаханәгә озатылган, өчесе – бала, дип хәбәр итә ТР Сәлаәмтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бер өлкән кеше һәм бер бала хастаханәгә салынган. Калган 10 кеше, шул исәптә ике бала тикшерү узганнан һәм ярдәм күрсәтелгәннән соң өйләренә җибәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте урынына 6 ашыгыч ярдәм станциясе бригадасы һәм ТР Катастрофалар медицина үзәге бригадасы барган.