Балтач үзәгендә исерек таксист 3 машинаны җимергән

Нәтиҗәдә, дүрт машина зыян күргән

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). Балтач бистәсе үзәгендә район башкарма комитеты бинасы янында исерек килеш рульда барган таксист 3 машинаны бәрдергән. Ул башта туктап торган 1 машинага килеп бәрелгән, анысы яны белән шуып, янәшәсендә торган машинага зыян салган. Ә шофер үзе, туктап та тормыйча, авария урыныннан качкан. Бу хәлләрне күреп калган ГИБДД хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Гаепленең кем икәнен ачыкланган. Әлеге шофер тагын да шул халәттә руль артына утырып, авария урынына килә һәм, 3 нче машина белән урам бүлешә алмыйча, аңа зыян сала. Нәтиҗәдә, 4 машина җимерек, дип яза “Хезмәт” газетасы.