news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәптән өенә кайтмаган 10 яшьлек малайны эзлиләр

Мәгълүмат «Лиза Алерт» эзләү төркеме сайтында барлыкка килде.

Казанда мәктәптән өенә кайтмаган 10 яшьлек малайны эзлиләр

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Республика башкаласында кичә мәктәптән өенә кайтмаган ун яшьлек Владислав Хәсәновны эзлиләр. Бу хакта мәгълүмат «Лиза Алерт» эзләү төркеме сайтында барлыкка килде.

Малайның буе якынча 140-145 см, чәче сары, күзләре зәңгәр. Өстенә кара куртка, кара чалбар, кара ботинкалар һәм зәңгәр бүрек кигән. Үзе белән туп сурәте төшерелгән рюкзагы бар.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, моңа кадәр малай инде берничә тапкыр югалган булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100