news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бакча йортында янгында өлкән яшьтәге хуҗа үлгән

Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Татарстанда бакча йортында янгында өлкән яшьтәге хуҗа үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бакча йортында янгын чыгу нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге хуҗаның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 20.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Биектау районының Ивановка авылында — «Казанка» бакчачылык җәмгыятендә зур булмаган бакча йортында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр кичке унынчы яртыда янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, янгын бакча йортын һәм каралтыларны юк иткән. Аның мәйданы 51 квадрат метр тәшкил иткән.

Кисәүләрне аралаган вакытта, янгын сүндерүчеләр 74 яшьлек ир-ат — дача хуҗасының мәетен табып алган.

Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100