Бауман урамында Яңа ел инсталляциясе җимерелеп төшкән

Конструкция көчле җил тәэсирендә җимерелүе ихтимал.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Бауман урамында Яңа ел инсталляциясенең бер өлеше ватылып, җиргә ауган. Моны шаһитлар видеога төшереп социаль челтәрләргә куйган. Кадрларда җирдә яткан конструкция күренә.

«Беркемгә дә зыян китермәгән кебек, әмма калганнары җимерелмәс дигән гарантия бармы?» — дип шәрехли бу хәлне видео авторы.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта урынга подрядчы оешма эшчеләре чыккан, алар конструкциянең торышын бәяләячәк.

«Кар һәм җил корылманы аударган. Хәзерге вакытта урында бригада эшли, бүген конструкцияне сүтеп алалар», — дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.