Казанда «Лада» автомобиле «зебра»да хатын-кызны бәрдергән, зыян күрүче - хастаханәдә

Юл һәлакәте 13 гыйнварда, иртәнге сигезләр тирәсендә Восход урамындагы 7нче йорт каршында булган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле «зебра»да хатын-кызны бәрдергән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Дүшәмбе көнне, 13 гыйнварда, иртәнге сигезләр тирәсендә «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 41 яшьлек ир-ат Восход урамындагы 7нче йорт каршында «зебра»да 34 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң җиңел автомобиль юл читендә туктап торган чит ил машинасына килеп сыланган.

Оча сөяге сынган хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.