Телефон террорчысы Казанның “Парк-Хаус” комплексын “шартлаткан”

Кичә Казанның “Парк-Хаус” комплексына бомба куелуы турындагы хәбәр расланмый, шулай да бирегә килүчеләр эвакуацияләнә
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кичә кич Казанның “Парк-Хаус” сәүдә-күңел ачу комплексына килүчеләр оператив хезмәтләргә кибеттә бомба куелуы турындагы хәбәр килүгә бәйле рәвештә ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шулай ук Казан эчке эшләр идарәсеннән хәбәр иттеләр.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренең сүзләренә караганда, “Парк-Хаус” комплексына, имештер, шартлаткыч җайланма куелуы турындагы хәбәр ТР Эчке эшләр министрлыгыннан 20.40 сәгатьтә килә. Вакыйга булган урынга республика эзләү-коткару отряды һәм Казан гарнизонының янгыннан саклану бүлекчәләре коткаручылары килә. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килешкә, кибет каравылчылары һәм администрация көче белән сәүдә комплексына килүчеләр һәм персоналны эвакуацияләү эше төгәлләнә. Хәбәр ялган булып чыга.
Казан эчке эшләр идарәсендә төгәллек кертүләренчә, шәһәр эчке эшләр идарәсенең оператив кизү пультына хәбәр 20.30 сәгатьтә килә. Билгесез берәү телефоннан “Парк-Хаус”та бомба куелуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә, кешеләрне ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр, шулай ук кибет янындагы стоянкага куелган барлык автомобильләр дә эвакуацияләнә. Эвакуация эшләренә барлыгы 25 минут вакыт сарыф ителә. Шуннан соң ике сәгать дәвамында “Парк-Хаус”ны кинологлар тикшерә. Әмма тикшерү нәтиҗәсендә сәүдә комплексы бинасында бернинди шартлаткыч җайланма да табылмый. “Якын көннәрдә әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 207нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак. Тәртип бозучыга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный”, - дип хәбәр иттеләр Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтеннән.