news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2013 елда Казан аэропортында «Боинг» очкычы һәлакәте турында эш судка тапшырылган

Очкычның һәлакәткә юлыгуы (анда 50 кешенең гомере өзелде) турындагы җинаять эше буенча гаепләү карарын кичә Россия Генераль прокуроры урынбасары раслады.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). 2013 елда Казан аэропортында «Татарстан» авиакомпаниясенең «Боинг» очкычы һәлакәткә очрады. Әлеге фаҗигагә бәйле җинаять эше судка тапшырылган. Шул хактагы мәгълүмат Россия Генераль прокуратурасының рәсми сайтында урнаштырылган.

Кичә РФ Генераль прокуроры урынбасары очкычның һәлакәткә юлыгуы (анда 50 кешенең гомере өзелде) турындагы җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

«Татарстан» авиакомпаниясенең элеккеге директор урынбасарын һәм очышлар хезмәте директор урынбасарын хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу, ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән һава судносын файдалануда гаеплиләр. Шулай ук Татар төбәкара территориаль һава транспорты идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата да гаепләү белдерелгән. Ул саксызлык белән ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән ваемсызлыкта гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, «Боинг» самолетының беренче пилоты Рөстәм Салихов (ул очучылык буенча башлангыч белем дә алмаган) һәм икенче пилот Виктор Гуцулның икенче әйләнеш ясау өчен җитәрлек тәҗрибәсе булмаган һәм шуның нәтиҗәсендә судно һәлакәткә юлыгып, 44 пассажир һәм алты экипаж әгъзасының гомере өзелгән.

Моннан тыш, вазифаи затларның гамәлләрендәге җитди хилафлыклар да (алар Салиховны ялган документлар буенча эшкә алган) әлеге фаҗигагә сәбәпче булган. Шулай ук очучылар составының тиешле теоретик һәм тренажер әзерлеге тәэмин ителмәгән.

Бүгенге көндә җинаять эше Татарстан Республикасының Лаеш район судына тапшырылган.

Авиаһәлакәт 2013 елның 17 ноябрендә «Казан» Халыкара аэропортында булды. «Татарстан» авиакомпаниясенең «Боинг» очкычы һава аланына төшкәндә фаҗига булды. Биредә 50 кешенең гомере өзелде. РФ Президенты Владимир Путин беренчеләрдән булып мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100