Татарстаннан 420 чит ил кешесе үз иленә мәҗбүри чыгарылган

Мигрантларга һәм аларга мөнәсәбәте булган эш бирүчеләргә карата быел салынган административ штрафларның гомуми суммасы 36 млн. сумга җыела

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанга соңгы 11 айда чит илләрдән эшкә 19,7 мең кеше килгән (республикадагы мигрантларның14 проценты), аларның 19 134е эшкә рәсми урнаштырылган. Эшкә исә 4 шәһәрдә урнаштыралар: Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама. Моннан тыш, 24 419 патент әзерләнгән, чит ил гражданнары бу документ белән эшкә керә ала, ләкин физик затларга гына.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында уздырылган брифингта Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе миграцион контроль бүлеге җитәкчесе Айрат Кәримов республикада мигрантларга бәйле вазгыять буенча шәрехләп, әнә шулай диде.

Хокук саклау органнары белән миграция хезмәтенең уртак чараларыннан республикада соңгы 11 айда “Нелегальный мигрант”, “Нелегал-2012”, “Рынок”, “Анаконда”, “Акватория”, “Жилой сектор”, “Маршрутка”, “Общежитие”, “Полет”, “Регион-магистраль”, “Лизинг” кебек ведомствоара махсус профилактик чаралар уздырылган, һәм аларның кайсылары берничә этаптан торганга, барлыгы - 20 операция.

Шул рәвешле, гыйнвардан алып ноябрьга кадәр республикада 13730 чара уздырылып, 32 меңнән артык объект энә күзеннән үткәрелгән. Аерым алганда, шуларның 30 меңгә якыны – мигрантлар яши торган урыннар, тагын төзелеш объектлары – 791, сәүдә урыннары – 554, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары – 310, предприятиеләрдән авыл хуҗалыгы өлкәсенекеләр – 112, сәнәгатьнеке – 42, башка төр оешмалар – 1129.

Шулар нәтиҗәсендә, 19952 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Чит ил гражданының РФдә булу режимын бозуы турындагы РФ АКның 18.8 нче маддәсе буенча 10 740 административ протокол төзелгән, кабул итүче якка карата 18.9 нчы маддә буенча - 1600, чит ил гражданнары тарафыннан хезмәт эшчәнлеген законсыз башкаруга кагылышлы 19.10 нчы маддә буенча - 2773 кеше, тагын мигрантларны законсыз эшләткән эш бирүчеләрнең 1735 е административ җаваплылыкка тартылган. РФ Хөкүмәтенең чит ил гражданнарының базарларда хезмәтен чикләү турындагы күрсәтмәсен бозган өчен, шәхси эшмәкәрләргә карата 10 очрак буенча административ җәза файдаланыган. Миграцион хисап алып барганда ялган белешмә биргәннәр нисбәтендә Кодексның 19.27 маддәсе буенча 3 меңнән күбрәк административ протокол төзелгән.

Җыеп кына әйткәндә, шулар буенча быел салынган штрафларның гомуми суммасы 36 млн. сумга җыела, һәм шуның 25 млн. сумы түләттерелгән. Быел 420 чит ил кешесе үз иленә мәҗбүри чыгарылган, ягъни депортацияләнгән.

Искәртеп үтәбез: быел 148 чит илнең 161 386 мең гражданы Татарстанда миграцион хисапка баскан.