Чаллы янында идарәне югалткан җиңел машина йөртүчесе агачка килеп бәрелгән

56 яшьлек машина йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы янында җиңел машина йөртүчесе идарәне югалта һәм агачка килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе вакыйга урыныннан сөйләде.

Авария кичә кичке сигездә «Дизелист-Белоус» СНТ янында булды.

«10нчы модель» «Лада» йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-метеорология шартларын исәпкә алмаган, идарәне үти алмаган, кюветка очкан, анда агачка бәрелгән», — дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

56 яшьлек машина йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.