Радикалларга каршы сугышта яраланган Әфганстан татарларын Һиндстан табиблары дәвалый

Операция кичергән ополченнар савыгуга таба бара һәм табиб процедураларыннан буш вакытларында онлайн татар телен өйрәнүне дәвам итәләр.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Шушы көннәрдә Һиндстан нейрохирурглары Әфганстан һәм Таҗикстан чикләреннән ерак түгел стратегик мөһим юнәлешләрдә радикаль төркемнәрне тоткарлаганда  яраланган Әфганстанның ике татар егетенә катлаулы операцияләр ясаган.

«Әфганстан татар җәмгыятенең үз-үзен саклау отрядының ике сугышчысына операция ясалды. Беренчесе шактый зур ярчык ярасы алган, умыртка баганасы сынган. Икенчесенең башы утлы коралдан яраланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистына Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

Нәкъ менә фондның арадашчы эшчәнлеге нәтиҗәсендә медицина ярдәменә мохтаҗ булган татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Һиндстан, Пакыстан, Иран һәм Төркия медицина оешмаларына дәвалануга озатыла. Яралыларга медицина ярдәме күрсәтү теләген Тайланд һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре раслаган. Шулай ук татар җәмәгатьчелеге лидерлары тиешле үтенеч белән Татарстан җитәкчелеге исеменә хат юллаган.

Рөстәм Хәбибуллин Хәйрия фонды исеменнән үз-үзеңне саклау отрядларының авыр яраланган сугышчыларын дәвалауны сорап мөрәҗәгать иткән илләр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, операция кичергән ополченнар савыгуга таба  бара һәм табиб процедураларыннан буш вакытларында онлайн татар телен өйрәнүне дәвам итәләр.