Ковидка каршы чикләүләрне үтәүне контрольдә тота торган оешмалар исемлеге билгеле

Республика хакимияте коронавируска каршы таләпләрне үтәүне контрольдә тоту буенча эш алып бара ала торган ведомстволар исемлеген бастырды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика хакимияте ковидка каршы таләпләрне үтәүне контрольдә тоту буенча эш алып бара ала торган ведомстволар исемлеген бастырды:

Татарстанның Эчке Эшләр министрлыгы;

Росгвардия;

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы;

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы;

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы;

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы;

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты;

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты;

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе;

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшереп торуын тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе;

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе;

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе;

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты.