Ныгымаган боз өстендә йөрүчеләргә ноябрьдән штраф салачаклар

Кешеләрнең бозга керүен тыю максатыннан муниципаль районнарда махсус патрульләр эшләячәк.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2020 елның ноябреннән сулыкларда ныгымаган, ягъни җиде сантиметрга җитмәгән боз өстендә йөрүчеләргә штраф салачаклар. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.

«Кешеләрнең ныгымаган бозга керүен тыю максатыннан ноябрьдән муниципаль районнарда махсус патрульләр эшләячәк», — диде Юрий Венедиктов.

Су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләре нигезендә, боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган очракта, боз өстеннән йөрү тыела. Әлеге факт ачыкланса, гражданнарга — ике мең сумга кадәр, вазифаи затларга — җиде мең сумга кадәр; юридик затларга — җитмеш мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Боз кичүе булмаган урында машина белән боз өстендә йөрү дә тыела. Штрафлар шәхси затларга 4500 сумга кадәр булса, юридик затларга — 400 мең сумга җитә.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, кыш көне Татарстанда, гадәттәгечә, Иске Аракчино — Югары Ослан; Яшел Үзән — Карамалы Тау; Соколка — Яңа Закамский; Покровское — Красный ключ маршрутлары буенча 4 боз кичүен гамәлгә тапшыру планлаштырылган.