Автобус йөртүче һәм кондуктор эпилепсия өянәкле казанлы гомерен саклап калган

Автобус «Компрессор заводы» тукталышына килгән вакытта ир-атның хәле начарланган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Казан автобусы йөртүчесе һәм кондукторы — ирле-хатынлы Малюковлар эпилепсия өянәге булган пассажирны коткарганнар. Бу хакта Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

«Бүген «Компрессор заводы» тукталышы янында 19нчы автобус экипажы бер пассажирның хәле начар булуын искәргән. Шофер кичекмәстән автобусны туктаткан һәм алар кондуктор белән бергә ир-атка беренче медицина ярдәме күрсәткән», - дип сөйләде Темляков.

Тиздән урынга табиблар бригадасы килә. Якынча фаразлар буенча, пассажирның эпилепсия өянәге булган.