WorldSkills алдыннан Казанда тонировкалы автомобильләр буенча рейд үткәрелде

Чара нәтиҗәләре буенча машина пыялаларын тонировкалауда 32 хокук бозу ачыкланган.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). WorldSkills алдыннан Казан автоинспекторлары тонировкалы автомобильләр буенча рейд үткәрделәр. Бу хакта Казан юл-патруль хезмәте муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Дөнья чемпионаты алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре алгы һәм алгы ян як пыялаларын кара пленка белән томалаган автомобиль йөртүчеләрне ачыклау һәм җәзага тарту буенча профилактик рейд чарасы үткәрде», - дип хәбәр иттеләр оешмада.ЮХИДИ искәрткәнчә, алгы һәм алгы ян пыяласы тонировкаланган машина хуҗаларына 500 сум штраф каралган. Моннан тыш, машина йөртүче әлеге җитешсезлекне урында бетерергә тиеш. Шуннан соң гына аңа хәрәкәтне дәвам итәргә рөхсәт ителәчәк.Чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, автомобиль пыялаларын тонировкалау буенча 32 хокук бозу ачыкланган.