Казанда машиналар бәрелешкәннән соң хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән

Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң машина йөртүче хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.«Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды. 12нче модель «Лада» автомобилен йөртүче «Лада Калина»га арттан килеп бәрелгән», - дип сөйли шаһитлар.Нәтиҗәдә хатын-кыз һәм бала хастаханәгә озатылган.