Казанда иномаркада качарга тырышкан исерек кызны тоткарлаганнар

Автоледи алкотестерда тикшерүдән баш тарткан, шулай ук медицина учреждениесендә дә тикшеренү узарга теләмәгән.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасында полицейскийлардан качып китәргә тырышкан исерек кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Казан юл-патруль муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Кичә кич юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләр юлы буйлап тротуарга кергән һәм бер бар янында тукталган «Киа» автомобилен күреп ала. Машина хуҗасы юл-патруль хезмәте экипажы якынлашуын күргәч, хәрәкәтне башлый һәм качып китәргә омтыла», - диелә хәбәрдә.Бераз куганнан соң автомобиль Серов урамында тоткарлана. Автоледи алкотестерда тикшерүдән баш тарткан, шулай ук медицина учреждениесендә дә тикшеренү узарга теләмәгән.Беркетмә төзеп, алга таба тикшерү өчен кызны полиция бүлегенә илткәннәр.