Казан янында трассада бетонболгаткычка ут капкан

Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казан янындагы трассада ут капкан бетонболгаткычны видеога төшереп алганнар. Гадәттән тыш хәл бүген иртән Сокуры авылында автозаправка янында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Бүген иртән 112 бердәм номерына Сокуры авылында автозаправка янында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.Янгын сүндерүчеләрне кабинадан чыгып өлгергән «КАМАЗ» шоферы каршы алган.Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.