Казанда ике чит ил автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» светофорның кызыл утына чыгып, «Рено»га килеп бәрелгән.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике чит ил автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше (шуларның берсе - бала) зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«КИА» һәм «Рено» автомобильләре катнашындагы авария узган ял көннәрендә Җиңү проспекты һәм Ломжа урамы чатында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» светофорның кызыл утына чыгып, «Рено»га килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, француз автомобиле юл читенә чыккан һәм баганага килеп сыланган.

Авария нәтиҗәсендә өч кеше («Рено» шоферы, әлеге автомобильнең 8 һәм 53 яшьлек пассажирлары) төрле тән җәрәхәтләре алган.