Казанның Киров районында яшь кызны машина бәрдергән видео барлыкка килде

Юл-транспорт һәлакәте кичә Клара Цеткин урамында килеп чыккан.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә Казанның Киров районында яшь кызны машина бәрдергән видео барлыкка килде.Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт кичә Клара Цеткин урамында килеп чыккан.Видеоязма кадрларында юл-транспорт һәлакәте шаһитлары һәм ашыгыч ярдәм табиблары кызга ничек итеп ярдәм итәргә тырышулары күренә. Һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүченең хәле турында хәбәр юк.